Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Янгын районны аякка бастырды

Рус зираты артында башланган янгын куркынычы дүрт көн дәвам итте.

-Кичә 19 сәгатьтә, яңгыр башлангач кына участоктан киттек,-ди 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин.- Чөнки янгын коры ботакларга, агачларга гына күчеп калмады, җирнең торфка әйләнгән катламына кадәр төште. Гомуми янгын мәйданы 800 кв. метрга җитте, 4 көн дәвамында әле бер җирдә, әле икенчесендә кабынып киткән янгынны локальләштерүгә күп көч тартырга туры килде.
Район җитәкчелеге күрсәтмәсе буенча бу көннәрдә гадәттән тыш хәл режимы кертелә, янгын сүндерүгә өстәмә көчләр оештырыла. "Нурлатнефтепродукт", ТКХ МУПы, урман хуҗалыгы, янгын-коткару поезды, НУАД техника белән булышсалар, ягулык-майлау материаллары белән "МакОЙЛ" һәм НУБР ярдәм итәләр. Болардан тыш халык-ТСЖлар, мәгариф һәм мәдәният тармагы хезмәткәрләре булышлыгы да бик урынлы була. Янгын әнә шулай күмәк көч белән генә җиңелә. Әмма 125нче янгын часте әле дә бу участокны контрольдә тота, бу уңайдан район халкын да кисәтергә ашыга:
-Көзге урманда гөмбәчеләр, табигать сөючеләр еш йөри, алардан тәмәке төпчеге яки ут белән сак эш итүләрен сорар идек,-ди Илһам Исламович.-Бу янгын безнең һәрберебез өчен зур сабак, бары күмәк көч белән генә аны зур зыянсыз бастыра алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын