Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Ярминкә гөрләп узды

Шимбә көнне районның барлык авыл хуҗалыгы формированиеләре, авыл җирлекләре һәм гаилә фермалары Казанның Чехов базарында Саба муниципаль районы белән берлектә зур ярминкә үткәрделәр.

Бу көнне районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре казанлыларга 44 ноктада яшелчә, җиләк-җимеш, ит, сөт ашамлыклары, бөртек һәм башка төрле продукцияне күпләп тәкъдим иттеләр. Әйтүләренчә, Казан халкы арасында ит, сөт ашамлыкларына, бәрәңгегә, бодайга сорау зур булган икән. Шулай итеп, бу көнне 1 миллион 500 мең сумлык продукция сатылган. Оештыручылар быел ярминкәдә катнашучыларның активлыкларын яхшы яктан билгеләп үтәләр, шулай ук сәүдә нокталарының бизәлешенә дә игътибар зур булган икән. Нурлат игенчеләре эшли дә, ярминкәләрне чын бәйрәмгә әверелдереп, үзләре җитештергәнне матур итеп тәкъдим итә дә беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан Чехов базары Нурлат игенчелђре