Ярминкәләр сезоны башлана
Бу шимбәдән районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казанда ярминкәләр сезонын ачып җибәрәчәкләр.
Беренче ярминкәгә нурлатлылар быелгы яңа уңыштан продукциянең киң ассортиментын алып барырга ниятли.
– Традиция буенча, нурлатлылар быел да үз продукцияләрен “Казан” агросәнәгать паркында тәкъдим итәчәкләр, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Гөлүсә Садыйкова. – Беренче ярминкәдә “Нурлат шикәре”, “Нурлат элеваторы”, “Нурлат сөте”, эре крестьян-фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермалары катнашачак. Авыл җирлекләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне мул итеп алып барачак.
Ел азагына кадәр нурлатлылар Казан ярминкәләрендә 8 тапкыр катнашачаклар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, аларда районның барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә катнаша ала, моның өчен идарәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев