Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яшь нурлатлы “Обгоняй-ка” чемпионатында катнашты

Нурлатның нәни велосипедчысы Шамил Нуруллин 7 сентябрьдә Казанда узган "Обгоняй-ка" Идел буе зонасы рәсми булмаган чемпионатында катнашып кайтты.

2 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар арасында уза торган әлеге ярышта Шамил икенче ел катнаша икән инде. Узган ел аны Интернеттан әнисе Гөлназ эзләп тапкан булган, тәпи йөри башлау белән велосипедка утырган Шамил исә көчен сынаудан баш тартмаган. Әлбәттә, Идел буе зонасындагы Самара, Казан, Волжск, Киров кебек шәһәрләрдән катнашкан 500ләп велосипедчы арасында зур нәтиҗә күрсәтә алмаган Шамил. Әмма җиңү өчен зур хезмәт һәм нык характер кирәклеген тою бушка китмәячәк. Ни дисәң дә, Шамил бит әле бер велоспорт белән генә кызыксынучы түгел: ике ел инде ул "Ледок" спорт сараена йөри, быел чынлап торып хоккей белән шөгыльләнә башлаган. Әле малай ике еллап каратэга да йөри икән. Әнисе Гөлназ шул рәвешле улының чын ир-егет булып үсүен тели. Димәк, алда аны бик күп ярышлар көтүе мөмкин, ә характер чыныктыру кирәк тә кирәк булачак әле!
Ә иртәгә Шамилнең беренче "юбилее": спортчыга 5 яшь тула.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат