"Безнең республика: яратабыз һәм горурланабыз!" конкурсында балалар рәсемнәре номинациясендә яшь нурлатлылар җиңү яулады.
Кичә, 30 августта, Казанда "Безнең республика: яратабыз һәм горурланабыз!"балалар рәсемнәре конкурсына нәтиҗә ясалды. Туган Республикабыз өчен горурлык хисен һәркем үзенчә белдерде. Балалар - рәсемнәр белән, ә олылар - фотографияләр ярдәмендә. Тимерлектән Родион Кашкаров һәм Биляр-Озеродан Эмилия Кайзер бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар. Яшь нурлатлыларны уңышлары белән ТР Президенты Рөстәм Миннеханов котлады.