Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Яшел Үзәндә сайлауга туй күлмәгеннән килделәр

Яшь кияү белән яшь кәләш туйга килгән кунакларны да 1500 нче сайлау участогында тавыш бирергә күндергән.

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Камилә һәм Артур Россия никахлашу сараеннан туп-туры үзләре теркәлгән 1500 нче сайлау участогына тавыш бирергә килде.

Яшел Үзән шәһәренең "Родина" мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында яшь гаилә беренче тапкыр гражданлык бурычларын үтәде.

Яшь кияү белән яшь кәләш туйга килгән кунакларны да 1500 нче сайлау участогында тавыш бирергә күндергән.

"Гомеребезнең иң гүзәл мизгелен, Россия Президенты сайлауларына махсус туры китердек, - ди Артур. - Безнең өчен бу икеләтә шатлык. үз Президентыбызны инде күптән билгеләп куйган идек.киләчәктә дә сайлауларга бергә йөриячәкбез".

Артур белән Камиләне котларга Яшел Үзән шәһәре мэры Алексадр Тыгин, Горький заводы директоры Ренат Мистахов та килгән. Мэр яшьләргә җылы теләкләрен ирештерде. Ренат Мистахов телевизор бүләк итте.

Сайлау участогында яшь парлар хөрмәтенә зур торт чыгардылар. Татлы ризыктан һәр сайлаучы авыз итә алды. Баллы бүләк белән сыйланучылар Артур белән Камиләгә имин тормыш, гомерле гаилә тормышы теләде.Тантаналы котлаулардан соң туй кунаклары шәһәрн истлекле урыннарына чәчәкләр салырга юнәлде.

Реклама

tatar-inform.tatar/news/2018/03/18/160000/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X