Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Яшьләр Иҗтимагый палатасында Нурлатның үз вәкиле булачак

    Узган атнада Казанда ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр Иҗтимагый палатасының беренче утырышында Нурлаттан Ленар Әһлиуллин катнашты.

    Ул биш ел дәвамында Нурлаттан яшьләр Иҗтимагый палатасы әгъзасы булачак. Ленар палатаның социаль мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе урынбасары итеп сайланган ьле.
    - Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхеразиев һәм башка рәсми затлар катнашында узган утырышта республиканың яшьләр иҗтимагый палатасына яңа состав сайланды, - ди Ленар Әһлиуллин. - Дәүләт органнары һәм яшьләрнең үзара бәйләнеше безне борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә зур ярдәм булачагына ышанам. Шуңа да Нурлат яшьләренең актуаль проблемаларын хәл итүдә актив һәм нәтиҗәле хезмәт итәргә кирәк җип уйлыйм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: