Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Язга ишек ачтылар

Районның иң ерак авылларыннан булган Тимерлектә дә якшәмбе көнне май чабу йоласын чын халык бәйрәме итеп билгеләп үттеләр.

Бар тамаша урамда оештырылган иде: биредә мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы, фермер хуҗалыгы коллективлары аерым өстәлләр булдырып, үз коймакларын якладылыр,аннан җыр бәйгесе китте. Урамда әйлән-бәйлән дә, төрле уеннарда көч сынашу да активлык белән барды. Халык бәйрәмен Нурлат районы башлыгы урынбасары Флюра Ногманова да тамаша кылды. Күңел ачулар кышны озату йоласының бар шартына туры китереп озак дәвам итте, ә кичен ул карачкы яндыру белән тәмамланды. Шул рәвешле, Тимерлек авыл җирлеге язга ишек ачты.Авыл җирлеге башлыгы Владимир Гаврилов әйтүенчә, май чабу-халыкның иң яратып билгеләп үтә торган бәйрәмнәреннән берсе, быелгысы исә бигрәк тә матур үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат