Елгаларда су күтәрелә башлады. Мисал өчен, Төрнәстәге Зур Сөлчә елгасында су 45 сантиметрга күтәрелгән.
- Елга ярларыннан чыкмады, - ди Төрнәс авыл җирлеге башлыгы Сергей Белов. - Күзәтүләрне тәүлегенә 2 тапкыр алып барабыз, күрсәткечләрне билгелибез, тәүлек әйләнәсе кизү оештырылды. Бары тик елгада су 2 метрга кадәр күтәрелә калса гына җирлектәге 23 йортка су басу куркынычы яный. Шөкер, соңгы елларда андый хәлнең булганы юк. Узган ел су 30 сантиметрга кадәр күтәрелгән булса, максималь күтәрелеш - 1 метр да 30 сантиметер тәшкил итте.
125нче янгын частеның кизү бүлеге хәбәренчә, Мамыктагы Зур Сөлчәдә су - 25, Киекле һәм Заречный торак пунктларындагы Зур Чирмешәндә - 25, Яңа Иглайдагы Кондырчада - 20гә, Богдашкинодагы Киклинкада - 10, Кычытканлыда Мораса елгасында бары 5 сантиметрга күтәрелгән.
Нурлат янгын сагы гарнизоны начальнигы Илһам Курамшин әйтүенчә, ситуация контрольдә, су басу куркыныч юк.
Нет комментариев