Дүшәмбе көнне 125нче янгын частенда язгы ташу чорына әзерлек буенча киңәшмә үтте.
Безнең районда су басу куркынычы булган зонада 8 авыл - Якушкино, Төрнәс, Мамык, Киекле, Яңа Иглай, Кычытканлы, Заречный, Богдашкино бар. Богдашкинодан кала башка авыллардагы чараларны республика бюджеты финанслаячак. Бу авылда, шулай ук гидротехник корылмалары булган Сәләнгеш, Әмзә һәм Мамыкны җирле бюджет финанслаячак.
- Потенциаль куркыныч зоналарда язгы ташу чорында постлар булдырылачак. Алар буенча җаваплылар билгеләнгән, көндәлек мониторингны ничек алып барырга кирәклеге турында инструкцияләр бирелгән, килешүләр төзелгән, - дип хәбәр итте Нурлат районы буенча гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Фәридә Борһанова.
Нет комментариев