Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Һәйкәлләр көне

    18 апрель бөтен дөньяда Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көне буларак билгеле.

    Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музеенда да әлеге датаны билгеләп үттеләр. Бу көнне биредә 9нчы мәктәптән килгән укучылар өчен тематик экскурсия үткәрелгән.
    - Балаларга һәйкәлләр, аларның әһәмияте турында сөйләдек. Районда һәм шәһәрдә куелган һәйкәлләр, аларның тарихы да укучыларда кызыксыну уятты. Музей заллары буйлап экскурсия үткәрдек һәм үзебездәге республика әһәмиятендәге тарихи һәйкәлләр турында фоторәсемнәр аша да сөйләдек, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Алемасова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: