Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Йолдызнамә: 2 – 8 март

Кучкар (21.03 – 20.04) Мөһим эшләрне хәл итү өчен уңайлы вакыт түгел. Сезгә көннең күп өлешен өй эшләренә багышларга кирәк. Яз башында үз тормышыгызны тагын бер кат күз алдыннан уздырыгыз да, алга план корыгыз. Якыннарыгызга ярдәм кирәк икән, бар эшегезне ташлап булышу ягын карагыз.

 Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Шатлыклы мизгелләр дә, борчулар да булыр. Беренче чиратта, бу шәхси тормышка кагыла. Сез ир-егетләрнең үзегезгә карата игътибарын тоярсыз. Очрашулар, күңел ачулар, көтелмәгән бүләкләр тормышыгызга яңа төсмер өстәр.

 Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Үз-үзегезне аямый эшлисез. Әмма һөнәри карарлар кабул итәргә ашыкмагыз. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, керем көтелә. Гардеробны яңарту ягын карагыз.

 Кысла (22.06 – 22.07)

Гаиләгез сездән игътибар көтә. Көнкүрештә хәл итәсе проблемалар да күп җыелган. Атна ахырында сәламәтлегегезгә күбрәк игътибар бирегез. Сезгә ял кирәк.

 Арыслан (23.07 – 23.08) 

Баш югалтып гашыйк булырсыз. Әмма бу вакытлыча гына булачак. Күңелегезне төшермәгез. Якыннарыгызга яратуыгызны белдерегез, кайгыртучанлык күрсәтегез. Яңа эшкә тотыну яки спорт белән шөгыльләнү дә файдага гына булыр.

 

Кыз (24.08 – 22.09) 

Туганнарыгыз белән ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Тавыш зурга китмәсен дисәгез, сабыр булыгыз. Бәйрәм көннәрендә якыннарыгыздан бүләкләр кабул итәрсез, аларның игътибарын тоярсыз.

 Үлчәү (23.09 – 23.10)

Кемдер сезгә аяк чалырга җыена. Шуңа игътибарлы булыгыз. Ярдәм сорап дусларыгызга мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Эчке сиземләвегезгә таяныгыз, алданмассыз. Осталыгыгыз һәм көчегез җитәрдәй эшләргә генә тотыныгыз. Өстәмә акча эшләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Аны кулдан ычкындырмагыз. Мәхәббәт өлкәсендә барысы да сез теләгәнчә. 

 Укчы (23.11 – 21.12)

Кемдер белән ачуланышкан булсагыз, дуслашыр өчен менә дигән вакыт. Әлеге тәкъдим сезнең тарафтан булырга тиеш. Ачыктын-ачык сөйләшү өчен сишәмбе яки чәршәмбене сайлагыз. Акчагызны сак тотыгыз, бурычка кермәгез.

 Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 

Үзегез дә кунакка барырсыз да, сезгә дә килерләр. Шундый җылы очрашулар вакытында яңа дуслар да табарсыз. Бәйрәмгә әзерләнү турында да уйлагыз. Иң беренче кием-салым кибетенә һәм чәчтарашханәгә барыгыз.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Финанас мәсьәләләрен хәл итү күп вакытыгызны алыр. Кызыккан һәрнәрсәне сатып алырга ашыкмагыз, якыннарыгыз белән киңәшләшегез. Бик яхшы танышыгызның акчалата ярдәм итүе дә мөмкин.

 Балык (20.02 – 20.03)

Яз башы сезгә күңелле аралашулар, яхшы эш, мәхәббәт алып киләчәк. Бу көннәрдә сезне бүләкләргә күмәчәкләр. Атна ахырында финанс мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр көтелә.

http://agryz-rt.ru/news/yoldyznam/yoldyznam-2-8-mart

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев