Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Юбилей бүләкләре тапшырыла

    Шәһәрдә сугышта катнашучыларга һәм ветераннарга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республикадан юлланган бүләк җыелмаларын тапшыру дәвам итә.

    Бүген, 27 мартта район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова сугышта катнашучы Мохтар һәм сугыш ветераны Асия Сафиннар, сугышта катнашучы Бари һәм аның томыш иптәше Һаҗәр Мөлековларга бүләкләр җыелмасын тапшырды. Якын көннәрдә барлык сугышта катнашучылар һәм ветераннарга да шундый җыелмаларны тапшырып бетерү планлаштырыла. Сугыштан катнашучыларга аларны район Советы хезмәткәрләре һәм башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасарлары, ә ветераннарга район Советы депутатлары һәм оешма-предприятие җитәкчеләре таратачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: