Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Югары Нурлат микрорайонында “Ак калфак” оешмасы әгъзалары чара үткәрделәр

Шул көннәрдә Югары Нурлат микрорайонының мәдәният йортында “Рухи хәзинәләребезне барлаганда...” дип аталган чара үткәрелде.

 Ул халкыбызның гореф-гадәтләре, йолаларына бәйле рәвештә яшәп килгән, гасырлар буена сакланып, халык авыз иҗаты буларак бүгенге көнебезгә кадәр килеп җиткән мөнәҗәтләрне һәм бәетләрне тыңлап хозурлану максатыннан оештырылды. 21 февральдә Туган тел көнен билгеләп үтүне дә күз угында тотып әзерләнгән әлеге чарада җирле "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының Нурлат җирле оешмасының актив әгьзалары – милли җанлы мәдәният хезмәткәрләре, оешманың үзәген тәшкил иткән милләт кызларының чыгышлары чакырылган кунакларның күңелләренә хуш килерлек булды. Соңыннан сый-хөрмәтле чәй табыны артында дәвам иткән җанлы әңгәмәдә агымдагы 2020 елда халык санын алу турында да фикер алышынды. Сөйләшү Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү, ТАССРның 100 еллыгы һәм Нурлат районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан узачак мөһим чаралар темаларын да колачлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев