Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Югары Нурлатта яшәүче актив гаиләләр район газетасына әбунә белән бүләкләнде

“Югары Нурлат” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ильяс Төхвәтуллин Югары Нурлат микрорайонында яшәүче өч гаиләгә “Дуслык” район газетасына ярты елга әбунә бүләк итте.

– Мөхәммәтҗановлар һәм Шәфиевлар гаиләләре йорт яны территорияләрен Яңа елга бизәү буенча игълан ителгән район бәйгесендә актив катнаштылар. Призлы урын яуламасалар да, аларның йортлары бәйрәм көннәрендә тирә-якка ямь биреп торды. Нәфис Әхмәтсафин да бик актив, җәмәгать эшләрендә һәрчак ярдәмгә килә. Әле менә узган ел үз акчасына микрорайон эчендәге коены ремонтлады, – диде ул.

Әлеге гаиләләргә әбунә квитанциясен Ильяс Төхвәтуллин Югары Нурлат микрорайонында узган халык җыенында тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев