ЮХИДИ хәзмәткәрләре традицияне үзгәртми
Иртәгә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район юлларына бәйрәм акциясе белән чыга.
Хезмәткәрләр гүзәл затларны иң элек бәйрәм белән котлап, чәчәкләр бүләк иткәч кенә документларны тикшерәчәк. Хатын-кызларны бәйрәм белән котлау - бездәге традицияләренең берсе. Һәм бәйрәм көннәрендә ир-ат машина йөртүчеләр барлык хатын-кызларга, шул исәптән җәяүлеләргә дә игътибарлы булыр дип өметләнәбез, диләр ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев