Бу юнәлештәге юлның торышы бик үк яхшы түгел иде. Яңгырдан соң юл уртасында зур күлләвек хасил була. Җәяүлеләр өчен генә түгел, машиналарга да моннан узуы кыен иде. Ә бит иртән укучылар мәктәпкә, шәһәрдән читтә урнашкан урам халкы-производствога юл ала.
- Ремонт район башлыгы рекомендациясе һәм инициативасы белән алып барыла,- ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Мөхәммәтҗанов. Ремонт эшләрендә НУАД һәм НАТ техникалары җәлеп ителгән. Грейдерлар юлларны тигезләп чыккан, бирегә вак таш түшәләчәк.