Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Ювелир эшенә тиң

Урамда әле февраль генә, ә Әлфия Яруллинаны чәчәк үсентеләре инде тигез тишелешләре белән сөендерә.

Петуния, яраннар, примула - бүгенге көнгә аның 10 төрле чәчәге утыртылган инде. Тагын 5 төрен утыртуга әзерли ул. Һәркайсының үз вакыты, дип саный Әлфия. Ә беренче тишелешләрнең саны әйтеп бетергесез. Алар тәрәзәдән төшкән көн яктылыгына тартылып, бер-бер артлы туфрак арасыннан борыннарын төртәләр. Үсентеләр бер тигезлектә үссеннәр өчен Әлфия әледән-әле аларның урыннарын алыштырып тора.
- Бүген кояш нурында берәүләр коенса, иртәгә - икенчеләре. Тәрәзә төбендә барысына берьюлы урын җитми. Берсен дә үпкәләтәсем килми, - дип шаярта Нурлат бакчачысы Әлфия Яруллина.Үз эшен ювелир эшенә тиңли ул, хәтта иң зәгыйфь үсентеләрне дә югалтмаска тырыша. "Алар бик кызганыч бит, тишелгәннәр икән - үсеннәр инде. Кайда туфрак өстим, кайда суын кубрәк сибәм һәм кояш нурлары белән мулдан коендырам",- дип, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша әңгәмәдәшебез. Ә инде тулаем алганда, орлыкларның ничек тишеләсен алдан әйтеп булмый. Туфрактан да тора. Анысын инде Әлфия алдан әзерли, көздән үк.
Шундый хуҗалыкны алып барырга исә балалары булыша аңа, кечкенә оныгы да яшел яфракларын өзәргә маташып булса да, күмәк эшкә үз өлешен кертә.
Яшелчә культураларыннан әлегә татлы борыч белән баклажан гына утырткан безнең әңгәмәдәшбез. "Помидорларга вакыт җитмәгән әле", - ди ул. Ләкин бусына да бар нәрсәсе әзер инде. Алда әле - яз һәм җәй, бары көзгә таба гына үз тырышлыгының нәтиҗәсен күрә алачак. Уңышы да күңеле кебек үк бай булсын иде аның.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Альфия Яруллина

2
X