Реклама
Бүген, 23 июльдә район басуларында 76 комбайн эшләде, игеннәрнең 22 проценты урып суктырылды. Әлегә уртача уңыш 20,8 центнер тәшкил итә
Җыелган мәйданнарның иң күбесе "Южная"га туры килә - 32 процент. "Нурлат сөте", "Тулпар-Агро", "Сөләйманов Ә.И.", "Колос" хуҗалыкларында бушаган мәйданнар 24-25 процент тирәсе. Күрсәткечләр койрыгында - "Ахунова" һәм "ИРС", аларда игеннәрнең 11-12 проценты гына җыелган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз