Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Үз мәктәбеңә булыш!” Республика акциясе кысаларында район мәктәпләренә 995000 сумнан артыклык иганәчелек ярдәме күрсәтелгән

Республика Президенты Рөстәм Миннеханов йөкләмәсе буенча үткәрелүче конкурста районыбыз мәктәпләренең элеккеге чыгарылышлары һәм оешма-предприятие җитәкчеләре актив булган.

Мисал өчен, шәһәрнең 2нче урта мәктәбе чыгарылышы Александр Мануйлов 330 мең сумнан артыклык ярдәм күрсәткән. Ел дәвамында мәктәпнең ашханәсе җиһазландырылган, кием элгечләр, урындыклар, спорт кирәк-яраклары баскетбол туплары, чаңгылар сатып алынган. Моннан тыш, иганәче мәктәпнең ремонт эшләренә дә акчалата ярдҗәм күрсәткән. "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов акция барышында спортзалның үзәк керү өлешен ремонтлауга 250 мең сум акча бүлеп биргән. "ТатРИТЭКнефть" ТППсы директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов гимназиягә 100 мең средство бүлеп биргән. Шәһәрнең 1нче урта мәктәбе укучылары сыйныф бүлмәләрен ремонтлауга 50 мең сум акча белән булышканнар.Шәһәрнең 3нче урта мәктәбенә акция барыгында 40 мең сумлап ярдәм күрсәтелгән. Монда инвестор Рәис Сөләймаов, ата-аналар Фәнис Йосыпов, Дамир Ишкинеев, Фаил Галимов актив булганнар. Төрнәс, Колбай Мораса һәм Киекле, Кизләү, Елаур, Төрнәс, Богдашкино, Урта Камышлы, Иске Чаллы мәктәпләре дә үзләренең олы җанлы чыгарылышлары белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат