Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • ЗАГСка гаризаны нурлатлылар инфомат аша бирә ала

    Күптән түгел күпфункцияле үзәктә инфомат урнаштырылды.

    Аның аша хәзер һәр нурлатлының үзәккә килеп gosuslugi.ru Бердәм дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр порталына керү һәм аның барлык сервисларыннан файдалану мөмкинлеге бар. Болар - баланы балалар бакчасына урнаштыруга, никахны теркәүгә гаризалар бирү, штрафлар һәм дәүләт пошлиналары түләү һәм башка күптөрле электрон хезмәтләр.
    - Безнең үзәктә хезмәтләр спектры да арта тора, - ди күпфункцияле үзәк директоры Татьяна Морозова. - Хәзер бер тәрәзә режимында туу һәм җирләү комплекслы хезмәтләрен күрсәтү планлаштырыла. Туу комплекслы хезмәте туу турында таныклык, медицина иминияте
    полисы, СНИЛС, ИНН, ана капиталы сертификаты, балалар бакчасына исәпкә бастыруга гаризалар бирүне үз эченә алачак. Җирләү комплекслы хезмәте аша үлү турында таныклык, җирләүгә пособие, хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен алуга, милекне рәсмиләштерүгә һәм үлгән кешене яшәү урыныннан исәптән төшерүгә гаризалар бирергә мөмкин булачак.
    Үзәктә эшмәкәрлек эшчәнлегенең аерым төрләре турында уведомлениеләр, РФ гражданы паспорты алу һәм алмаштыруга документлар кабул итү хезмәтләре дә популярлык казанган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: