Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Әзерлек комачауламый

Дүшәмбедән район һәм шәһәрнең 20 мәктәбеннән 110 яшүсмер традицион хәрби-кыр өйрәнү җыеннарында катнаштылар.

Өч көн дәвамында Тимерлек мәктәбе хәрби гарнизонны хәтерләтте. Үсмерләр 6 взводка бүленде, бар җирдә дә хәрби тәртипләр хөкем сөрде, хәрби командалар яңгырады. Өйрәнүләр төрле - ату, сафта йөрү, радиацион-химик-биологик саклану, тактик, физик әзерлек буенча алып барылды. Тик менә егетләргә медицина әзерлеген генә үтәргә туры килмәде, чөнки район үзәк хастаханәсе быел өйрәнүләргә медицина персоналы бүлеп бирүне кирәк тапмаган икән. - Мондый җыеннар ОБЖ, ОВС программасының соңгы этабы - бишенче чирек буларак үткәрелә. Һәм биредә үсмерләр теоретик белемнәрен гамәлдә сынап карый алалар, җыеннар шулай ук иң яхшы әзерлекле мәктәпләрне ачыкларга ярдәм итә, - ди мәгълүмати-методик үзәк методисты Сәрия Зарипова.
Барлык күрсәткечләр буенча да иң яхшысы дип Колбай Мораса, Яңа Иглай, Егоркино, Биляр Озеро, Киекле мәктәпләре үсмерләреннән торган 4нче взвод табылган. Әйтүләренчә, авыл үсмерләренең әзерлеге элеккегечә үк шәһәрнекеләрнекеннән күпкә яхшырак булып кала бирә икән. Ә бүләкләнүчеләр арасында шәһәрнең 1нче мәктәбе укытучсы Николай Яковлев та бар. Аңа юбилее уңаеннан грамотаны Нурлат районының хәрби комиссары Радик Саймуллов тапшырган. Тагын бер төркем хәрби әзерлек укытучылары мәгариф идарәсенең, хәрби комиссариатның, башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ОБЖ мђгълњматиметодик њзђк ОВС