Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Журфак” хештеглар сайлады

Чәршәмбе көнне “Журфак” студентлары өчен “Массакүләм мәгълүмат чараларында социаль челтәрләрнең роле” темасына дәрес үткәрелде.

Укучылар телевидениенең баш инженеры, видеооператор, веб-редактор һәм телекорреспондент белән таныштылар. Уку әңгәмә форматында узды.

Укучылар актив катнашып, кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Әңгәмә барышында алар сайтларны алга җибәрүдә социаль челтәрләрнең зур роль уйнавы турында мәгълүмат алдылар.

Алга таба “Нурлат-информ”ның nurlat-tat.ru сайтында #ЖурНур колонкасын булдыру планлаштырыла, анда “Журфак” мәктәбе студентларының мәкаләләре басыла барачак. Басма материаллар хештегы өчен тавыш бирү булды һәм #ЖурНур һәм #ЖурфакНурлат дигәннәре сайлап алынды. Шәһәребездә сәләтле балаларның күп булуы сөендерә. Алар җирле массакүләм мәгълүмат чараларына күп заманча яңалыклар алып килерләр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев