Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Зирекледәге ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ

Үзенең холкы, ихласлыгы, гадилеге һәм мөгаләмәсе белән җәлеп итә, яраттыра торган кешеләр була.

Зирекледән актив хәбәрчебез Әминә апа Шәйхетдинованың да ниндидер бер сөйкемле сөяге бар. Язмалары да шулай эчкерсезлеге белән аерылып тора аның, үз авылдашлары, аларның уңышлары һәм тормышы турында язганда һәркайсын чын күңелдән яратып, үзенеке итеп сурәтли, ул кузгаткан темалар укучыларыбызда зур кызыксыну уята. Әминә апабыз исә үзе дә күп тапкырлар газетабыз мәкаләләре герое булган кеше. 5 ул тәрбияләп үстергән, шуларның өчесен Әфганстаннан көтеп алган, күп югалтулар күргән олы йөрәкле һәм сабыр ана ул. Ул чагында күргәннәрен исә сүз белән генә аңлатып бирерлекме соң, үзе әйтмешли, “йөрәгенә ут капкан” чаклары аз булмаган.
– Башта Нәбир ут эченә керде, аннан Альбертны алдылар. Соңрак Җәмилем үзе контракт белән шунда китте. Альберт белән берничә сәгатькә Әфган җирендә күрештеләр, – дип тормышының Әфганстан белән бәйле елларын кыска гына искә ала Әминә апа. – Ул чагында бердәнбер аралашу чарасы – хатлар. Балалардан хатлар килгәнне түземсезлек белән көтеп алабыз, ә хат ташучы безнең өчен фәрештәгә тиң иде. Авыр вакытларда Аллаһка таяндым, аннан сабырлык сорадым.
Ә язмыш аңа сынауларның тагы да зуррагракларын әзерләгән булып чыга – бер-бер артлы өч улын югалта ана, моннан берничә ел элек 56 ел тату гомер иткән тормыш иптәше Нәбиулла абыйны да кадерләп соңгы юлга озатты. Гадел, намуслы, ярдәмчел, изге күңелле кеше иде, дип сагынып искә ала ул аны бүген.
– Җырлап гомер иттек, – диюендә исә чын хаклык ята. Авылның оста гармунчысы булган Нәбиулла абый заманында гармунда уйнап күңелен яулый кызның. Тормыш иптәше сыздырган милли көйләргә үзе дә кушылып җырлый Әминә апа һәм Шәйхетдиновлар авылдагы гына түгел, тирә-як авыллардагы мәҗлесләрнең дә һәрчак үзәгендә була.
Әминә апабызның якташыбыз, шагыйрь Гакыйль Сәгыйров белән дуслыгы турында да әйтеп китми ярамас. Нурлатка килгән-киткәндә шагыйрь һәрчак Әминә апаларда туктала, әлеге якты, ачык күңелле гаилә белән аралашудан ниндидер бер иҗади җим ала, рәхәтләнеп кунак була иде бит. Шагыйрь күңеле ихласлылыкны сизми кала димени соң инде?!
...Әминә апа исә гомеренең һәр мизгеле турында шигырьгә салгандай бик матур итеп сөйли. Шөкер, гомере заяга узмаган: тирә-күршеләре, авылдашлары белән тату яшәде, акыллы балалар үстерде, бүген дин буенча барлык гамәлләрне үтәп гомер итә, кирәк булганда һәрчак ярдәмгә ашыга, мәҗлесләрнең һәрчак түрендә була ул. Улларына киңәшче, киленнәренә сердәш, 10 оныгы һәм шулкадәр үк оныкчыгына яраткан әби дә әле. Бу көннәрдә билгеләп үтәчәк 80 яшьлеген дә яраткан гаиләсе, туганнары һәм үзен хөрмәт иткән авылдашлары белән бергә каршы ала ул. Ихлас котлау сүзләренә исә без – “Нурлат-информ”лылар да кушылабыз һәм Зирекледән яңа хәбәрләр көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев