Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Зирекленең үз китабы

Якташыбыз, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Илдус Диндаровның чираттагы китабы дөнья күрде.

Шул көннәрдә генә табадан төшкән "Зирекле - туган җирем" дигән яңа китапта әлеге авылның бай тарихы, шул төбәктән чыккан күренекле кешеләрнең, гаилә династияләренең язмышлары һәм шанлы хезмәт юллары тасвирланган. Китап район башлыгы Наил Шараповның инициативасы һәм ярдәме белән чыгарылган. "Былтыр дөнья күргән "Язмышым балкышы - Бикколым" китабын әзерләгәндә файдаланган тарихи чыганакларда Зирекле авылы исеме дә очраштыргалады. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Бикколга нигез салучылар Зирекледән бит һәм кан-кардәш авылым - Зирекленең дә тарихи сәхифәләрен өйрәнеп язарга ният кылуым табигый. Шул авылда туып-үскән район башлыгы Наил Шараповның авыл тарихын язарга тәкъдим итүе дә урынлы булды, фәрештәнең "амин" дигән вакытына туры килде булса кирәк", - ди автор. Шул рәвешле Илдус Диндаровка янә айлар буе Самара, Казан архивларында казынырга туры килә, Зирекле тарихы исә Башкортостан якларына да барып тоташкан икән, Уфа архивыннан да файдалы материаллар тапкан автор. Һәм шактый бай документаль, рәсми фактларны авыл кешеләре авызыннан чыккан хикәятләр, шигырьләр, вакыйгалар, күпсанлы тарихи һәм бүгенге көн фотрәсемнәре белән дә тулыландырып, йөгерек әдәби телгә салып, дүрт кисәктән торган китап итеп туплаган Илдус Диндаров. Китапның мөхәррире исә авторның улы - тарих фәннәре кандидаты Айваз Диндаров. "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексында 500 данә тираж белән басылган, зәвыклы итеп бизәлгән китап тиздән үз укучыларына да барып ирешер.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Китап Диндаров Зирекле Язучылар берлеге

2
X