Реклама
Җомга көнне "Южная" хуҗалыгының Киекле бүлеге базасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую, техниканы 2015нче елгы кыр эшләре сезонына әзерләүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үтәчәк. Киңәшмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Гостехнадзор вәкилләре, Әлки, Спас, Аксубай һәм Нурлат районнарыннан белгечләр катнашачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз