Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ОБЩЕСТВО

Болгарда тарих белән очраштык

Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты һәм "Тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге "Сулица" үткәргән чара Болгар җиренә бу юлы яшьләрне җыйган иде.

Урта гасыр киемнәре киеп, коляскага балаларын утыртып,иңнәренә фотоаппарат аскан парларны күзәтүне могҗиза дими ни дисең?
Рәсәйнең төрле почмакларыннан җыелган командаларны ТР Президенты киңәшчесе М.Ш.Шәймиев котлады. Спасс районы һәм Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчеләре шулай ук изге теләкләрен ирештерде.
Аннан командалар көч сынашты. Урта гасырларда мондый батырлар алышыннан соң ни калгандыр, ә фестивальдә дуслык җиңде. Үз чиратыбызда без, Нурлат делегациясе вәкилләре исә, Болгардагы тарихи һәйкәлләр белән танышуны дәвам иттек. Дөньядагы иң зур Коръәнне карадык, гади балчыктан чүлмәк ясаганны күзәттек, ипи музеенда виртуаль кыстыбый, пәрәмәч, өчпочмак белән "сыйландык". Ак мәчетнең гүзәллегенә сокландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей в Булгоре