Нурлат-⁠информ

Нурлатский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Село мое! Село родное!

Фомада авыл көнен билгеләп үттеләр

Шимбә көнне Фома авылында "Авыл көне" уңаеннан күңелләргә үтеп керерлек матур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмне үткәрүдә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Абдрахманов башлап йөрүче булды.

Мәдәният йорты каршында матур итеп сәхнә ясалган ул шарлар белән бизәлгән, кунаклар өчен эскәмияләр куелган. Килүчеләрне хуш исле коймак, кайнап торган самавыр белән каршы алалар, бер якта нәниләр татлы мамык белән сыйланалар.
Авыл көнен башлап җибәрү, хәер-фатыйхасын тапшыру өчен иң беренче сүз Фома мәчетенең имамы Таһир Хәсановка бирелде. Ул авылдашларын Авыл көне белән котлап, бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткән авылдашларына рәхмәт белдерде һәм уртак йортыбыз - җиребезгә тынычлык һәм иминлек теләп дога кылды.
Бәйрәмнең ниндиен генә үткәрсәң дә һәрчак финанс мәсьәләләренә килеп төртеләсең. Авыл җирлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, бу яктан фомалыларның мактанырлыгы бар. Барлык башлангычларда да спонсорлык ярдәме күрсәтүче авылдашлары җитәрлек аларның. Бу бәйрәмне оештыруга аыеруча ярдәм күрсәткән спонсорлары- Абдулганиев Нәгыйм, Шәйхетдинов Фәнис, Фәйзетдинов Ислам булды.
- Бүгенге бәйрәм барыбызга да яхшы кәеф бирсен, барчагызга да иминлек, татулык һәм бәхет телим! Ә инде, бәйрәмгә үзеннән өлеш керткән һәркемгә җирлек исеменнән олы рәхмәтемне белдерәм,- дип чыгыш ясады авыл җирлеге башлыгы Рәшит Абдрахманов.
Бәйрәм барышында авылның иң өлкән кешеләре Салих Нуретдинов, Минехәят Ситдикова, Нурия Вәлиуллина, лаеклы ялга чыгучы юбилярлар Мәдинә Зәйнуллина, Сәлим Сафиуллин һәм быел гаиләләрендә сабыйлары туганнарны истәлекле бүләкләр белән котладылар.
Халык чын күңелдән бәйрәм итте, бер якта балаларга ярышлар үткәрелсә, сәхнә каршында өлкәннәр кызыклы уеннарда ярыштылар.
Фома Авыл көнендә сыйныфташлар очрашуы үткәрүдә авылның матур гадәткә әверелә бара, быел да 80нче елгы чыгарылыш укучылары сыйныфташлар очрашуы оештырганнар. Аларның Фома урта мәктәбен тәмамлауларына быел 35 ел.
Фома авылы өлкәннәре
Лаеклы ялга чыгучы юбилярлар
Фома авылы мәктәбенең 80нче елгы чыгарылыш укучылары
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл көне

2
X