11нче ноябрьдән 15енә кадәр Нурлатта сыйфат атналыгы үтә
Чаралар Бөтенроссия сыйфат айлыгы кысаларыда уза һәм сыйфатлы товарлар, хезмәтләрне дөрес сайлау күнекмәләрен формалаштыруга, көндәшлекне үстерүгә юнәлтелгән.
- Безнең районда чаралар Роспотребнадзор идарәсе белән берлектә үткәреләчәк, - ди Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Алия Гатина. - Авыл җирлекләрендә кабул итүләр оештырылачак, кулланучылар белемнәре нигезләре буенча дәресләрдә катнашачакбыз, универсаль базарда кизү торачакбыз. Ә 15 ноябрь көнне көндезге 1дән кичке 4кә кадәр кулланучылар өчен "кайнар линия" эшләячәк. Алар үзләренең сорауларын 2-19-45 номеры буенча бирә алачаклар. Шулай ук Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай органына (884342) 5-49-85 телефоны буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз