Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

3-12 гыйнварда шәһәрдән 11,5 мең тонна кар чыгарылган

"Төзекләндерү биш" ОООсының диспетчерлык хезмәтеннән әйтүләренчә, кар көртләре белән көрәшкә көн саен 2 төягеч һәм 5 "КамАЗ" чыга икән. Бу көннәрдә һәр техника көненә 28-32шәр рейс ясый ди. Диспетчерлар хәтта "КамАЗ"ның бер рейска сарыф иткән вакытын да исәпләп чыгарганнар: 22,5 минут.

- Шәһәрдән читтә, көньяк юнәлештә К-700, машиналар батмасын өчен, көн саен мәйданчыкны чистарта, аны тигезли. Шәһәр урамнарыннан кар шунда чыгарыла да, - ди диспетчер Людмила Гирганова.
Бүгенге көндә кар көндезләрен генә чыгарыла, ә бәйрәм алды көннәрендә бу эш белән кичке 7дән иртәнге 7гә кадәр мәшгуль булганнар. Мондый графикны шәһәрдә йөрүче транспортка киртәләр булмасын өчен эшләгәннәре. Билгеле булганча, бәйрәм алды көннәрендә шәһәрдә машиналар сизелерлек күбәйде. Өстәвенә, ул көннәрдә мул гына кар да яуды. Чулпан метеостанциясе синоптиклары фаразлавынча, бу соңгы карлар түгел икән әле. Кичәге явым-төшемнән соң, бүген төнлә һәм иртәгә көндез дә кар явачак, ди. Автомобиль ияләре генә түгел, җәяүлеләр дә, коммуналь хезмәткәрләрне сүкми генә, иркенләп йөрсен өчен шәһәрдә хасил булган карны үзвакытында ташуга 5 "КамАЗ" җитәрме икән? Коммунальчыларга да, безгә дә түземлек сорыйк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Төзекләндерү биш” ОООсы "КамАЗ" К700 Чулпан метеостанциясе

2
X