Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • 6 ТСЖ җитәкчесе җавап тотачак

    Бүген районның административ комиссиясе утырышы булмыйча калды.

    Эш шунда: бу көнне комиссия утырышында шәһәрнең төзекләндерү кагыйдәләрен бозган алты торак милекчеләр ширкәте рәисенә карата төзелгән беркетмә каралырга тиеш иде. Әмма "ЭкоДОМ" ИК җитәкчесе Илфат Гәрәев, "Уют", "Комфорт", "Коммунальник" ТСЖлары рәисләре Наталья Андриянова, Марина Демидова, Марат Хәмидуллин утырышка килүне кирәксенмәгәннәр булып чыкты. Алар шул рәвешле җаваплылыктан котылырбыз дип уйлаганнардыр, күрәсең. Әмма административ комиссиянең җаваплы секретаре Вера Мальцева әйтүенчә, утырыш соңрак булса да барыбер узачак һәм ТСЖ җитәкчеләренә җавап тотарга туры киләчәк.

    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: