Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Административ комиссия Совет урамы буйлап үтте

Бүген, 31октябрьдә административ комиссия төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга 5 беркетмә төзеде. Комиссия әгъзалары чираттагы рейдларын Совет урамында, шәхси секторда үткәрделәр.

Карап торышка бу урамны шәһәр урамы дип әйтүе кыен: күп кенә йортларның тирәләре төзелеш материаллары гына түгел, чүп-чар белән дә тутырылган. Кызганычка каршы, кайбер йортларның хуҗалары төзелеш материалларын вакытлыча куеп торуга рөхсәтне дөрес аңлап бетермиләр һәм йорт яны территорияләренә кирпеч поддоннарын да, күгәргән калай һәм башка калдыкларны ды өеп куялар. Ә бит болар өчен аларның үз ишегаллары да бар, ә үз территорияңнең теге ягы муниципаль җир санала. Бәлкем, штрафлардан соң болай бутамаслардыр, штрафлар исә 2000-3500 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев