Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Автовокзал тирәсе чүп белән тулган

Нурлат автовокзалы шәһәрнең кыл уртасында урнашкан. Чылбырлы койма, юлдан соң чәй, кофе, төрле ризыклар тәкъдим итүче сәүдә ноктасы. Ниһаять, бәдрәфе дә бар, монысы да бик мөһим. Юлчы өчен юарлык шартлар да каралган кебек үзе. Әмма, кызганычка каршы, күз төшкән башка нәрсәләр уңай тәэсирләрне челпәрәмә китерә.

Автовокзал күршесендә үк торучы Гыйматдинов урамының 60нчы йорты үзе генә дә ни тора! Төсе дә аңлашылмаучы кубарылган фасад үзенең мескенлеге белән әллә кайдан күзгә ташланып тора. Вокзалдан нибары 10-15 метрлар читтәрәк - чүп өемнәре. Аларны үзвакытында чыгаруны берәү дә кайгыртмаган. Бераз арырак китсәк, тагы да ямьсезрәк күренеш: тирә-якка ташланган чүп-чар, иске-москы. Шул рәвешле биредә күргәннәрдә тулаем шәһәр һәм аның халкы турында фикер туа да бит инде.
- Якын көннәрдә "Комфорт" ТСЖсы хезмәткәрләре әлеге йортның фасадын буйыячак. Капремонтка килгәндә, бу йортны киләсе ел программасына кертәчәкбез, - дип ышандырды шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов.
Шунысын да әйтик, чит күзләрдән посып ятучы чүп өеменең адерсын безгә укучыбыз "ВКонтакте"дагы vk.com/public33771033 группасында калдырган. Сез шулай ук безнең сайтка да яза аласыз (www.nurlat-tat.ru). Өмәләр дәвам итә, һәм безнең аралашуыбызның дә дәвамы булыр дип ышанабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат автовокзал "Комфорт" ТСЖсы Гыйматдинов урамы

2
X