Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • БАШКАРМА КОМИТЕТНЫ РАВИЛ КУЗЮРОВ ҖИТӘКЛӘДЕ

    Кичәге көннән Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе постына Равил Кузюров билгеләнде.

    Район советының XXXIV сессиясендә катнашучыларга әлеге вазифага конкурс нәтиҗәләре турында конкурс комиссиясе рәисе - Нурлат муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова хәбәр итте. Вазифага ике кандидатның берсе-Равил Кузюров үз чыгышында киләчәк эшчәнлегенең төп юнәлешләрен бәян итте. Болар- бюджетныүтәү, Татарстан Республикасында алып барылган вәзгыять яссылыгында башланган эшләрне дәвам итү. Төгәлрәк әйткәндә-районга өстәмә эш урыннары булдырыр өчен инвесторлар җәлеп итү, икътисадны ныгыту бәрабәренә халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, район һәм шәһәр инфраструктурасын ныгыту, иминлек һәм милләтара, конфессиара татулыкны тәэмин итү һәм башкалар. Рөстәм Карама, әлеге постка яшь һәм энергияле Равил Кузюровны сайларга тәкъдим итеп, үз кандидатурасын кире алды. Сессиядә катнашкан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов кандидатның эшлеклелек сыйфатларын бәян итеп, аны хуплап чыгыш ясады. Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп ачык тавыш бирү юлы белән Равил Кузюров сайланды. Флюра Ногманова яңа сайланган җитәкчене котлап, уңышлы эш теләде.
    Сессия көн тәртибе буенча Нурлат мунициапль районында муниципаль юл фонды оештыру турында карар кабул ителде. Бу хакта мәгълүматны районның финанс-бюдҗет палатасы рәисе Гөлфия Нуруллина җиткерде.
    Аннан Гөлфия Гәрәевна Нурлат муниципаль районының 2005 ел 10 ноябрендә кабул ителгән "Аерым эшчәнлек төрләренә вмененный керемгә бердәм салым рәвешендә салым системасын гамәлгә кертү турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында бәян итте, сессия аны бердәм раслады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: