Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Берәүләргә шарт ясыйм дип бүтәннәрне генә имгәтмик

Бүген үз аягындагы кешеләр иртәгә инвалид арбасына утырырлык булмасын тагын, диде Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов чәршәмбе көнне район үзәк хастаханәсендә бара торган һәм планлаштырылган ремонт-реконструкция эшләре белән танышканда.

Район башлыгының төзелеш тармагы белгечләре һәм подряд оешмалары җитәкчеләре белән иртән нәкъ менә хастаханә территориясендә очрашуы тикмәгә генә түгел иде. 2011-2015 елларга исәпләнгән "Кулай тирәлек" федераль программасы кысаларында республикада ел ахырына кадәр җиһазланырга тиешле 87 объект арасында безнең район үзәк хастаханәсе дә бар. Әлеге объектларга инвалидлар һәм мобильлекләре чикләнгән кешеләр каршылыкларсыз кереп-чыгып йөри алсыннар өчен эшләнәсе эшләр ТР Премьер-министры Илдар Халиковның шәхси контролендә, һәм элекке кичтән ул видеорежимда алып барган киңәшмәдә мәсьәлә бар кискенлегендә һәм җитди итеп куелды. Муниципаль район башлыгы шушы эшләрне конкрет гамәлгә ашыру мәсьәләләрен урында карау өчен икенче көнне подрядчыларны җыйды да инде.
Бу программа буенча хастаханә объектларында барлыгы 2,5 миллион сумлык эшләр башкару каралган. Әлеге акчаның бер өлеше инвалидларны кабул итүгә махсуслаштырылган җиһазлар алуга тотыла, ә калганына хастаханәнең гемодиализ, неврология, гинекология, физиотерапия, йогышлы авырулар бүлекләрендә һәм поликлиникада инвалидлар коляскаларда кереп-чыгып йөри алсын өчен пандуслар, култыксалар ясау, шулай ук баскыч төпләрен, аларның түбәләрен киңәйтү, эчкә үткәч, ишек катларында идәннәрне коляскалар иркен тәгәрәрлек хәлгә китерү каралган. Район башлыгы бу мәсьәләләрдә аеруча игътибарлы булырга кирәк, кыш көне баскыч төпләре һәм ишек катлары бозлавыкка әйләнеп, хастаханәгә үз аягы белән килүчеләр дә таеп егылып имгәнерлек булмасын тагын, диде. Ул яктан, ишек төпләренә кыш көне карсыз-нисез дә таеп егылырлык ялтыравыклы плитка җәеп кую сирәк хәл түгел. Шул ук вакытта, "Кулай тирәлек" эшләрен теге яки бу объектка шушы ук эшләргә кабаттан әйләнеп кайтырга туры килмәслек иттереп, баштан ук җиренә җиткереп һәм бар нечкәлекләрен исәпләп башкарырга да кирәк. Ә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы шартлар тудыру турында сүз барганда, ул нечкәлекләр җитәрлек. Әйтик, шул ук поликлиникада һәм йогышлы авырулар бүлекләрендә пандуслар ясау һич тә гади генә түгел, соңгысының эчендә дә эшләр бар әле.
Әлеге объектлар төп өч подряд оешмасына бүлеп бирелде, аларга кичектергесез керешергә һәм барлык объектларда да эшләрне берьюлы алып барырга кушылды. Ә эшләрнең барышы белән һәр көнне иртән үзем кызыксыначакмын, диде Наил Шакирович. Барлык бу эшләрне каты салкыннарга кадәр башкарып калу мәслихәт булуын һәм боларның һәммәсе янәшәбездәгеләргә уңайлык тудыру өчен эшләнүен исәпкә алып, хастаханә бүлекләренә килеп-китүчеләр дә төзелеш белән бәйле вакытлы уңайсызлыкларны аңлап кабул итсеннәр иде, диләр төзүчеләр. Алар объектларда эш башладылар да инде.
Муниципаль район башлыгы хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлегендә эшләрнең торышы һәм проблемалар белән дә танышты. Нигездә сәламәтлек саклау объектларын колачлый торган "Кулай тирәлек" һәм сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программаларының үзара килештерелеп алып барылырга тиешлегенә элекке көнне киңәшмәдә республика Премьеры Илдар Халиков та басым ясады. Район башлыгы көнүзәк мөһим "приемный покой"ны һәм операция блокларын тиз арада файдалануга бирү өчен эшлеклелек күрсәтергә кирәклеген искәртте. Ул шулай ук медицина җиһазлары монтажлаучы субподрядчылардан, телефон элемтәсе һәм янгын сигнализациясе үткәрүчеләрдән үз эшләрен пөхтәлек белән башкаруны таләп итәргә кирәклегенә дә игътибар юнәлтте.
Һәм соңгысы. Хаклы рәвештә билгеләп үтелгәнчә, инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кулай тирәлек булдыру таләбе кешеләрнең йомышы төшә торган барлык предприятие, оешма-учреждениеләргә дә кагыла. Алар нинди генә милек формасында булсалар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев