Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Бүген Нурлатта беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте

Ул Өлкәннәр көненә багышлап оештырылган иде. Районның барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, авыл җирлекләре, шәхси фермерлар иртәнге 6дан шәһәрлеләргә үз продукцияләрен киң ассортиментта тәкъдим иттеләр.

Авыл җитештерүчеләре ит, бәрәңге, кәбестә, кишер, бөртек, шикәр комы, сөт, сөт ашамлыклары, бал, тозланмалар һәм башка күп нәрсәне күпләп алып килгәннәр иде. Аеруча бәрәңге, ит, яшелчәләр тирәсендә халык күп булды. Мәсәлән, "Сөләйманов"лылар 4 тонна ярым бәрәңгеләрен ике сәгать эчендә сатып бетерделәр, аның бер килограммы 10 сум иде. "Агро-Развитие"леләр килограммын 210 сумнан тәкъдим иткән 500 кг.нан артыграк ит тә бик тиз сатылып бетте. Гомумән, ярминкәгә килгән һәркем тәкъдим ителгән товарларның бәясе базардагыга караганда арзанрак булуын билгеләп үтте һәм ярминкәләрне ешрак үткәрергә дигән теләкләрен җиткерделәр. Берүк вакытта өлкәннәр өчен киң мәдәни программа да оештырылган иде, сәхнәдән җыр-моң агылды, шахмат-шашка, армрестлинг, гер күтәрү ярышлары үткәрелде. Сәүдә нокталарында өлкәннәрне кайнар чәй, коймаклар белән сыйладылар. "Яшь гвардия", "Форпост" яшьләр оешмалары әгъзалары өлкәннәргә сатып алынган товарларын өйләренә алып кайтырга ярдәм иттеләр.
Ярминкәдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров та катнашты, ул сәүдә рәтләре буйлап узып, продукциянең ассортименты, товарларга бәяләр белән танышты, халык белән аралашты һәм өлкәннәргә җылы теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев