Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Бәлане кисәтүе кулайрак

    Нурлат шәһәренең 125нче янгын частеның личный составы 44 кешедән тора, бу - 11әр кешелек 4 каравыл. Көн саен кизүлектә ике берәмлек техника тора, тагы берсе - резервта.

    Биек биналардан кешеләрне эвакуацияләү өчен автобаскыч та бар. Әмма, янгын часте начальнигы подполковник Илһам Курамшин әйтүенчә, аны үз багланышы буенча файдаланырга туры килмәгән икән. Ә монда, һичшиксез, сигналларга оператив өлгереп һәм кешеләрне баскычлар буйлап үзвакытында эвакуацияләүче янгын сүндерүчеләрнең хезмәте ята. Әлеге баскыч шәһәр һәм авылларда авария-коткару эшләрендә ешрак файдаланыла.
    Янгын - иң куркыныч бәлаләрнең берсе. Шуңа күрә районда торак пунктларда суүткәргеч челтәрләрен җиһазлау, янгын сүндерү гидрантлары төзү һәм су башняларына янгын сүндерү машиналарына (ә алар районда 74әү) су тутыру вентильләре кую, пирс-ларны төзекләндерү, басымлы-суыртучы җиңсәле һәм көпшәле мотопомпалар алу буенча планлы эш алып барыла. Ә янгын частеның үзендә ирекле янгын сүндерү дружиналары әгъзалары әлеге мотопомпалар белән эшләү серләренә өйрәнә алалар. Тик менә район җитәкчелеге язгы-җәйге янгын куркынычы чоры алдыннан ук җирлекләр башлыкларына мотопомпалар алу бурычы куйса да, кызганычка каршы, бүгенге көнгә андый җайланмалар район җирлекләренең 80 процентында гына бар. Бу җәһәттән 125нче янгын часте начальнигы кайбер авыл җирлекләрен билгеләп үтте, алар арасында Киекле, Әмзә, Кычытканлы, Мамык, Фома, Якушкино бар. Ә янгынны ликвидацияләүдә оперативлыкка башка факторлар да комачаулый ала. Илһам Курамшин шуларның берсе буларак авыл җирлекләрендә тиешле техниканың булмавын билгеләп үтте.
    - Барлык техника да, асылда, бер урында - үзәк усадьбада тора. Бөтен авылда да сыешлыклы техника, автоцистерна, сөт ташу машинасы яки, һич булмаса, янгын сүндергәндә файдаланырлык пычаклы яисә сабанлы трактор юк, - ди ул.
    ...Тимерлек - районның иң еракта урнашкан авылларыннан берсе. Янгын часте начальнигы әлеге җирлеккә тикмәгә генә басым ясамады, ахрысы. Баксаң, җирлек башлыгы Владимир Гаврилов халыкны янгыннан саклау буенча планлы эшләр оештыра икән. Авыл территориясендә буа бар, анда тимерлеклеләр үз көчләре белән су алу пирсы җиһазлаганнар. Моннан тыш, мәктәп котельнясын янгын сүндерү депосына көйләү эше планлаштырылган. Ә депо бинасы булса, Татарстан МЧСының махсус техника бүлеп бирәчәгенә иманы камил Илһам Курамшинның.
    Мәктәп котельнясын реконструкцияләү эше Тумба авылында да бара. Эшләр башкарылып беткәннән соң, 125нче янгын частеның "ЗиЛ-131" базасындагы штаттан тыш янгын сүндерү машинасын аларга бирү планлаштырыла. Россия МЧСының Татарстан Республикасы буенча министры Р.Хәбибуллинның янгын частендагы "ЗиЛ-131" базасындагы янгын сүндерү машинасын Әмзә авылына бирү турындагы әмере дә әзер. Аксумлада да янгын сүндерү депосы өчен бина эзләү бара. Янгын часте аларга 8 кубометр сыешлыклы штаттан тыш "КрАЗ" машинасы бирергә ниятли. Моннан тыш, Урта Камышлыдагы янгын сүндерү депосына "ГАЗ-66" базасындагы янгын сүндерү машинасы тапшырылган булган. Шунысын да әйтергә кирәк, Вишневая Поляна авылында июль аенда бер йорт хуҗалыгында янгын чыккан булган. Бу уңайдан Илһам Курамшин, кыюлык күрсәтеп, уттан 2 баланы коткарган "Витязь" сак предприятиесе хезмәткәре Юрий Илларионовны мактап телгә алды.
    Әмма, янгын сүндерү деполарында техника була торып та, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары янгын сүндергәндә файдаланып булырлык техниканы төзек тотуга бик үк игътибар бирмиләр. Авыл җирлекләрендә янгын сүндергәндә төп су чыганаклары буалар, елгалар булса, шәһәрдә мондый нәрсә - гидрантлар. 28 гидрантның 3се бүген ремонтлауга мохтаҗ. "Промочистка" ОООсы көче белән быел 4 гидрантка монтаж эшләре башкарылды. Әмма гидрантларның барлык микрорайоннарда да булмавы зур минус булып тора. Мисал өчен, Көнбатыш микрорайонында 2 фатирлы йортта янгын сүндерүдә кыенлыклар булган. Ут белән көрәшкә гарнизонның 10 берәмлек техникасы чыккан. Ә гидрант булган очракта, янгын сүндерү машиналарын су белән тәэмин итүне тизләтеп булыр иде. Аңлашыла ки, янгын сүндерү гидрантларын ясавы шактый финанс чыгымнары таләп итә, әмма кеше гомере белән исәпләгәндә, бу берни түгелдер...
    - Оешма, учреждениеләр, ТСЖлар җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына булган янгын сүндерү гидрантларына һәм сулыкларга ГОСТ таләпләре буенча билгеләр куярга һәм өстәмә су алу урыннарын планлаштырырга, аларны төзек хәлдә тотарга, үзвакытында җылытырга һәм кардан сакларга, шулай ук чатларда урамнар һәм йорт саннары күрсәтелгән билгеләр куярга кирәк, - дип киңәш итә янгын часте начальнигы.
    Әмма, вакыт күрсәткәнчә, бездә янгын бердәнбер куркыныч чыганагы түгел. Крымскида, Геленджикта килеп туган гадәттән тыш вакыйгалар һәрбарчабызга төрле хәлләрдә ни дәрәҗәдә әзер булуыбыз турында уйланырга мәҗбүр итә. Һәм иң элек халыкка хәбәр ирештерү системасын тикшерү мөһимлеген искә төшерә.
    - Безнең төбәктә күп елларга сузылган һава торышы шартларының кыш көне -40 градуска төшүе, җәен +35 градуска кадәр күтәрелүе кебек аномаль үзгәрүе сәбәпле, язын ташу вакытында риск зонасына кермәгән торак пунктларны да су баса, халыкка оператив хәбәр салу бәла нәтиҗәләрен киметүдә мөһим факторлардан санала. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр салган вакытта, кышын ерак юлларга чыгудан баш тартырга, җәен - штурм, яшен, көчле җил хакында кисәткәндә, барлык электр приборларын уттан өзәргә, телевизордан антеннаны алырга, ташу вакытында милекне, мал-туарны үзвакытында эвакуацияләргә кирәк, - ди И.Курамшин. Безнең районда гадәттән тыш хәлләр туган очракта хәбәр салу чарасы булып, җирле телевидениене, радионы, шулай ук SMS-хәбәр җибәрүне, җитәкчеләргә, авыл җирлекләре башлыкларына экстрен телефонограммаларны, экстрен службаларның, тимер юл деполарының мобиль тавыш көчәйткечләрен һәм башка ысулларны кулланырга була. Кызганычка каршы, бездә чыбыклы радио юк, ул исә 100 процент халыкны колачларга булышыр иде.
    Аңлашыла ки, халыкка хәбәр салу өчен төрле җайланмалар һәм җиһазлар ярыйсы ук финанс чыгымнары таләп итә, һәм бу мәсьәләне бер көндә генә хәл итү мөмкин түгел. Ә менә авыл җирлегендә мондый хәбәр салу ысулы кыңгырау гына түгел, гап-гади тимер кисәге дә була алыр иде. Якушкинодагы кебек, мәсәлән. Иң мөһиме, барлык халыкның да бәла турында хәбәрдар булуында бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: