Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Бу ни бу! Яки шәһәргә корректор кирәк

Шәһәрдәге аншлаглар темасын күп тапкырлар күтәргәнебез бар. Аларның корректурасы хакында да бер тапкыр гына сөйләмәгәнбездер. Һәм менә Җиңү бәйрәме алдыннан гына шәһәрнең халык иң күпләп йөри торган Карл Маркс урамында куелган элмә тактадагы сүзләрне укып, нурлатлылар тагы бер кат шаккатты.

Аның бер ягында татарча "Алар Ватан өчен һәлак булдылар" дигәндә сызыкның дөрес куелмавын гафу итәргә дә булыр иде әле, ә менә рус телендәге "Никто не забыт, ничто не забыто" дигән канатлы гыйбарәдә өч хата җибәреп булуын ничек тә аңларлык түгел. Ә бит бәйрәм тирәсендә шәһәребезгә кунаклар да аз килмәгәндер. Шул тирәдән көн саен узып йөрүчеләр бу сүзләрне язучылар нинди кагыйдәләргә таянып эш итте икән, дип баш вата хәзер... Мөгаен, шәһәргә корректор алырга вакыт җиткәндер. Шундый очракларның шаһиты булсагыз, хәбәрләрегезне безнең сайтта (www.nurlat-tat.ru) калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат аншлаг корректор