Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Бу йортта ремонт апрель уртасында башланган иде

Традицион шимбә видеокиңәшмәсе барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов берничә мәсьәлә күтәрде. Асылда алар төрле программалары буенча торак төзү һәм тапшыру, йортларга капиталь ремонтка кагылышлылар иде.

Видеокиңәшмәдән соң, урында сүзне Нурлат районы башлыгы Наил Шарапов дәвам итте. Ул иң башта ягу сезонына әзерлеккә тукталды, аны бигрәк тә мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдәге хәлләр кызыксындырды. Мондый киңәшмәдә быел даими күтәрелеп килүче тема Пушкин ур., 30 һәм Гыйматдинов ур., 56нчы йортлардагы эшләрнең барышы бу көнне дә кузгатылды. "Строитель" подряд оешмасы җитәкчесе Руслан Мостафинга җавап тотарга туры килде.
- Киләсе атнага барысын да төгәллибез, - диде ул. Дөрес, район башлыгы бу уңайдан шиген белдерде, чөнки башкарыласы эш күләме шактый бит. Мисал өчен, дүшәмбе көнне без Пушкин урамындагы 30нчы йортта эшчеләрдән бары тик бер сылаучы-буяучыны гына күрдек.Ул уртанчы подъездда буяу эшләре белән мәшгуль иде. Ни өчендер ул безне башка эшчеләр икенче катта, дип алдарга маташты. Күрәсең, анда күтәрелмәсләр дип уйлагандыр инде. Баскыч мәйданчыкларында плитәне түши дә башламаганнар әле. Өй тирәли сибелгән төзелеш материалларына күз салсаң, отмосткалар белән шөгыльләнергә җыеналар, дип фаразларга мөмкин. Әмма әлеге участокта да эшчеләр юк иде. Менә берничә атна инде өченче подъездда яшәүчеләргә подъздга кергәндә һәм чыкканда бик сак булырга туры килә: андагы кузлалар арасыннан иелеп-бөгелеп кенә чыгып була. Җылыту системасын алыштыру эшләре төгәлләнгән, әмма ул әлегә кадәр җылылык трассасына тоташтырылмаган. Биредә яшәүчеләрне опрессовкалау мәсьәләсе дә борчый. Кайчан ясарлар икән? Берәр җирдә өзеклек чыкса, суыкларга кадәр сузмаслармы? Дөрес, бүген йортның түбәсе тулы тәртиптә. Түбәне алыштырганда су үткән икенче каттагы фатирда подрядчылар, вәгъдә иткәнчә, түшәмне тигезләгәннәр һәм агартканнар.
Бу йортта ремонт апрель уртасында башланган иде. Биредә яшәүчеләр сүтелгән идән, такта җәелгән подъездлардан торган тормышка күнеп беттек инде, дип шаяртсалар да, ризасызлыкларын яшермиләр. Һәм бу аңлашыла да, ни дисәң дә ремонт барган биш айда аларга тузанына да, пычрагына да түзеп торырга туры килә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат