Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Бурычлылар белән көрәш көчәя

Бурычлары булган 500дән артык шәһәрле торак-коммуналь хезмәтләр өчен кызыл счет-квитанцияләр алды.

Халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны җыю һәрвакыт проблема булып кала. Әлегә кадәр бурычлары булганнарга лояль мөнәсәбәттә кала килделәр. Бурычлыларның булуларына һәм бетмәүләренә нәкъ әнә шул йогынты ясагандыр да, күрәсең.
Бу күренеш белән көрәшү юллары турында дүшәмбе көнне райбашкарма комитеты җитәкчесе Һ.Садыйков бүлмәсендә сөйләштеләр. Анда шәһәр башкарма комитеты, ЕРЦ, "Уют", "Комфорт" һәм "Яшьлек" ТСЖлары, ТКХ ИК җитәкчеләре, җылылык челтәрләре предприятиесе, "Промочистка" вәкилләре чакырылган иде.
Иң башта Һади Садыйков түләмәүләрнең сәбәбен ачыкларга кирәклегенә басым ясады. Чөнки сәбәпләр төрле булырга мөмкин, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучының авыру булуы да бар.
Халыкның торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләргә бер айдан да артып киткән бурычлары 2012 елның 1 октябренә 19343 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТСЖ ЕРЦ