Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Дружба урамында бер дигән балалар мәйданчыгы булдырылды

Торак биналар территориясендә иркен балалар мәйданчыгы булган мондый йортлар Нурлатта күп түгел. Ә Дружба урамының 76-78 йортларындагы мәйданчык - ата-аналар өчен чын бәхет инде: өч йорт белән ышыкланып алынган ул, өч йорттан да әниләр уч төбендәгедәй мәйданда балаларын күздән югалтмас өчен караштырып тора алалар.

Аннан да бигрәге - мәйданчык күпләрне сокландырырлык һәм көнләштерерлек итеп җиһазланган. Әнә, аның бер ягында балалар шәһәрчеге- ныгытма, икенче өлеше спорт белән шөгыльләнергә кулай. Әлеге йортларда нефтьчеләр яшәгәнлектән, бу мәйданчыкны «Нурлатнефть" НГДУсы байтак еллардан бирле шулай тәртипләп карап тора. Ә быел идарә начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов инициативасы белән аңа бөтенләй дә заманча рәвеш кертергә булганнар. Иң элек, аның бордюрларын алмаштырганнар, тирәсен ныгытып тотып алганнар, аны ачык төскә буярга ниятлиләр. Спорт сөючеләр өчен баскетбол мәйданчыгы ясаганнар, шунда ук стандарт булмаган спорт җиһазлары куярга булганнар. Болары - борыс, перекладина, каршылык полосасы һ.б. - барысы да әлеге заказны үтәүчеләр - "Континент"ОООсы көче белән ясала икән. Алар әле боларга өстәп эскәмияләр дә куярга тиешләр, мәйданчыкның дүрт почмагына да багана бастырып, аны яктырту мәсьәләсен хәл итү дә планнарында. Киләсе яздан биредә газоннар булдыру, ком китерү, велосипедлар өчен стоянка урыны җайлау да күздә тотыла. Шул рәвешле мәйданчык балалар арасында спорт буенча ишегалды ярышларын үткәрү өчен бер дигән урын булачак! Әлеге эшләр ТР Дәүләт Советы депутатының финанс ярдәме белән башкарыла икән.
Хәер, бу - нефтьчеләрнең бердәнбер мәйданчыгы түгел. Җиңүнең 50 еллыгы микрорайонында да НГДУ җитәкчелеге кайгыртуы белән бер дигән мәйданчык үсеп чыкты. Аларны сакларга, туры бил-геләнешендә акыллы итеп файдалана белергә генә кирәк булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ТР Дђњлђт Советы "Континент" ОООсы