ШӘҺӘР
«Дуслык»тан аерылмагыз
Иртәгә, 18 октябрьдә, район газетасына ташламалы бәядән язылуның соңгы көне.
Декаданы төгәлләп, Нурлат районара почтамты хезмәткәрләре кичә Әбунәче көне оештырдылар. Көн дәвамында үзәк басмалардан тыш, районкага гына да 100ләп кеше язылды. Шуларның иң активларына приз итеп төрле кызыклы һәм файдалы журналлар бүләк ителде. Тулаем алганда, бүгенге көнгә 2014 елның беренче яртыеллыгына "Дуслык"ны 1420 кеше яздырган, диделәр почтамтта. Декада барышында почта элемтәсенең шәһәр бүлекчәләре яхшы эшләгән. Гомуми күрсәткечләрнең күпчелек өлеше нәкъ менә декада чорына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев