Быел "Татнефтедор" ОООсы НУАДы чокыр ремонтын апрельнең беренче числоларында башлап җибәрергә планлаштыра.
Предприятиенең баш инженеры Фәнис Мингалимов әйтүенчә, бу максатларда кайнар коелма асфальт - бетон кулланылачак.
- Район автоюлларында чокыр ремонтын үткәрү өчен 800 тонналап чимал кирәк булачак. Әлегә шәһәр буенча эш күләме билгеле түгел, - диде ул.
Хәзер НУАД хезмәткәрләре язгы ташу чорына әзерләнә. Предприятие хезмәткәрләре 237 суүткәрү торбасының 110ын ачканнар. Бу атнада эшләрне тәмамларга планлаштырабыз, диде баш инженер.