Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Эштән бушамыйлар

"Төзекләндерү биш" җәмгыяте хезмәткәрләре бу көннәрдә паркны чистарту һәм өстәмә агачлар утырту эше белән мәшгуль. Бу көннәрдә генә дә биредә 67 төп алмагач утыртылган.

- Атна башында узган ел утырткан, әмма үсеп китә алмаган агачларны казып чыктык. Шул агачлар урынына бу көннәрдә яңаларын утырттык, - ди участок мастеры О.Сурков
Җәмгыять хезмәткәрләре берүк вакытта Җиңү бәйрәменә дә әзерләнә. Бу көннәрдә алар К.Маркс урамы, К.Маркс проспектына, Хәтер һәм Дан мемориалы, ике боҗра тирәсенә 13 төрле берьеллык чәчәк үсентеләре утыртачак. Моннан тыш, җәяүлеләр юлларын, юл билгеләрен яңарту эшен дә башлап җибәргәннәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Парк Шђџђр Тљзеклђндерњ биш

2
X