Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Гадел, законлы, ачыктан-ачык

Шимбә көнне РФның "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга булышлык итү турында"гы 185нче Законын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыруга багышланган видеокиңәшмә булды. Аны Татарстан Президенты Р.Миннеханов алып барды.

Рөстәм Миннеханов торак фондын капиталь ремонтлау буенча эшләр 2011 елдагы схема буенча алып барылачак, диде. ТР Президенты төп саннарны да китерде. Бу уңайдан Нурлатта әлеге программа кысаларында 2012 елда гомуми мәйданы 17 мең квадрат метр тәшкил иткән күпфатирлы 12 йортны җәмгысе 54,5 млн. сумга ремонтлау планлаштырыла. Шул рәвешле, 862 гражданин торак шартларын яхшыртачак.
ТРның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үз докладында ТК хезмәтләре өчен счет-фактураларда түләүләрне арттыру фактларына да тукталды. Идарәче компанияләр һәм ТСЖлар җибәрә торган төп хата хисап елын ел буена 1/12 буенча тигез өлешләр белән түләү системасы белән төгәлләми торып, 2011 елның ноябрь һәм декабрь айларына түләүләрне инде куелган исәпләү приборларының күрсәткечләре буенча китерүдән гыйбарәт. Бу җәһәттән Нурлатка замечаниеләр булмады, диде Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Савинов. Шунда ук ТКХ проблемаларын хәл итүдә Яр Чаллы шәһәре мэры Васыйл Шәйхразиевның эш тәҗрибәсен өйрәнергә киңәш ителде. Мәсәлән, автокалада барлык йортларда да исәпләгечләр куелган: 97 проценты - салкын, кайнар суларны, электр энергиясен, 15 проценты газны исәпләүчеләр. Моннан тыш, анда фатирлар буенча йөрүләр оештырганнар һәм гражданнарның ТК хезмәтләренә кагылышлы проблемаларын, замечаниеләрен язып баралар. "Бигрәк тә подъезд буенча өлкәннәр яхшы эшләгән җирдә хәлләр әйбәт, алар тарифларның ачыктан-ачык булуына ирешәләр", - диде автокала мэры, ул үзе дә эшче төркемнәрнең берсен җитәкли икән.
Видеоконференциядән соң сүзне район башлыгы Наил Шарапов дәвам итте. Ул ТСЖ, идарәче компанияләр җитәкчеләренә фатирларда торучылар белән җыелышлар уздырырга, эшчәнлекләрендә чаллылыларның тәҗрибәсен кулланырга киңәш итте. ТСЖлар эш урыннары булдырыр өчен түгел, ә фатир хуҗалары, сезнең белән бергәләп, тораклары белән шәхсән идарә итә алу өчен оештырылган, алар сезгә реаль акчалар түлиләр, диде Н.Шарапов.
Капиталь ремонт уңаеннан район башлыгы ашыгырга кирәкми, диде. Суыклар, кар, бураннарның срокларга түгел, ә эш сыйфатына йогынты ясавы мөмкин, дип билгеләп үтте. Шулай ук, саннардагы ялгышлыкларга юл куймас өчен, коммуналь түләүләрдә дә аерата игътибарлы булырга чакырды. Мәктәпләрне ремонтлауга килгәндә, подрядчы оешмаларга кайда нинди эшләрне бүгеннән башлап буласын карарга, әмма уку процессына комачауламаска киңәш итте.
Ә дүшәмбе көнне фатирлар буенча йөрүче эшче төркемнәрнең Анатолий Савинов рәислегендәге берсе Ломоносов урамындагы 34нче йортта булды. ЕРЦ, "Промочистка", "ЖилЭнергоСервис" һәм ТСЖ җитәкчеләре дә катнашында йортта яшәүчеләр белән очраштылар. Күпләрен, әлбәттә инде, тарифлар мәсьәләсе борчый, әмма А.Савинов аларның тариф комитеты тарафыннан расланганлыкларын аңлатты. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе счет-квитанцияләрдәге һәр юлны диярлек җентекләп аңлатты. Мисал өчен, бу йортта яшәүчеләрнең берсе электр линияләренең беркайчан да ремонтланганлыгы булмавын әйтте. Ә подъездда яңа ремонт эзләре суынмаган иде әле үзе. "Йорт эчендәге электр челтәрләренә агымдагы ремонт" дигән юлның подъезддагы, ягъни фатирга кадәрге линияне ремонтлауны күздә тотканлыгын аңлатырга туры килде. Ә фатир - ул милек инде, һәм аның иясе ремонтларгамы-юкмы икәнлеген үзе хәл итә. Фатир хуҗалары башка сораулар да бирделәр. Анатолий Савинов бүген бирегә килүләренең максатын да аңлатты.
- Әгәр дә счет-квитанцияләрегездә алдагы ай белән аерымлылык сизсәгез, кичекмәстән, бердәм исәп-хисап үзәгенә яисә ТСЖга шалтыратыгыз. Компьютер программасында өзеклек яисә башка берәр нәрсә булуы мөмкин. Моны исә, һичшиксез, ачыкларга кирәк булачак, - диде ул.
Фатирлар буйлап йөрүче эшче төркемнәр исә 4әү, аларның эшләре график кысаларында чикләнмәячәк. Ә төркемнәрнең берсен район башлыгы Наил Шарапов җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт ТКХ