Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Халык янә ОДНнан аптырашта

Нурлатлылар октябрь аена электр энергиясе һәм су өчен ОДН түләүләре кертелгән счет-квитанцияләр алдылар.

Чәршәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов барлык торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары, идарәче компанияләр, ТСЖ җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә төп тема да ОДН булды. Бу айда бераз соңрак - 4 көнлек бәйрәмнәрдән соң гына таратылган счет-квитанцияләрдәге яңа төрле саннар күп кенә шәһәрлеләр арасында канәгатьсезлек тудырган, чөнки моңа кадәр ут һәм су өчен үз исәпләгечләрендәге күрсәткечләр буенча гына түләп килгән шәһәрлеләр хәзер йорттагы гомуми исәпләгечләр буенча да түләргә мәҗбүр. Аеруча өлкән яшьтәгеләр аптырашта. Әнә, берүзе өч бүлмәле фатирда яшәп ятучы өлкән яшьтәге бер пенсионер берүзенә ни өчен шулкадәр ОДН исәпләүләрен аңламыйча аптырый. Яңа №354 Карар буенча, ОДНның хәзер фатирның мәйданыннан чыгып исәпләнелүен, башкалар түккән су өчен түләргә туры киләсен һич кенә дә кабул итә алмый ул.
Шулай да ни өчен шәһәрнең кайбер йортларында яшәүчеләрнең счет-квитанцияләрендә ОДН графасында нольләр, ә кайберләренекендә үз исәпләгечләренекеннән дә зуррак саннар тора соң? Монысын йортта яшәүче халыкның фатир өчен иртәрәк түләп, исәпләгечләрдәге күрсәткечләрне дә иртәрәк бирүләре белән аңлаталар. Моңа мисал итеп Сәлимҗанов урамының янәшә торучы 5нче һәм 7нче йортларын китерәләр. 5нче йорта яшәүчеләргә ОДН өчен шактый сумма чыгарып салырга туры килсә, 7нче йорттагыларның ОДН өчен күрсәткечләре ноль тирәсендә. Баксаң, 7нче йорттагы һәр фатирдагы исәпләгечләрнең күрсәткечен 25нче октябрьдә (гомуми исәпләгечнең күрсәткечен алган көнне) җыеп чыкканнар икән һәм Бердәм исәп-хисап үзәгенә тапшырганнар. Анда исәпләүләрне дә шул көнге күрсәткечләр буенча ясаганнар. Шуңа да хәзер аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен һәр ТСЖда җаваплы кешеләр билгеләп, айның 23-25ләрендә һәр фатирга кереп, исәпләгечләрнең реаль күрсәткечләрен җыярга һәм Бердәм исәп-хисап үзәгенә тапшырырга җыеналар. "Коммунальник" ТСЖсында бу эш белән һәр йортта шунда яшәүчеләр арасыннан билгеләп куелган домкомнар шөгыльләнәчәк. Ә менә "Уютный дом"да һәр подъездга махсус тартмалар куеп хәлдән чыкмакчылар - билгеләнгән көнне йортта яшәүчеләр исәпләгечләрнең шул көнгә карата күрсәткечләре язылган кәгазьләрне шунда салып калдырачаклар.
Бу көннәрдә идарәче компанияләр, ТСЖ җитәкчеләренә дә халык арасында аңлату эшләре алып барырга туры килә. "Графиклар төзеп, һәрбер йортта җыелышлар үткәрергә, һәммә кешегә ОДН, аны ничек исәпләүләре турында аңлатырга кирәк", - ди бу уңайдан Р. Кәримов. Ә ОДНның күләме күп булмасын өчен түләүләрне ай саен башкарырга, исәпләгечләрнең күрсәткечләрен төгәл һәм вакытында биреп барырыга киңәш итәләр. Әмма бу һич кенә дә фатир өчен түләүне 25енә калдырырга дигән сүз түгел. Түләүне иртәрәк башкарганда күрсәткечләрне ай азагына исәпләп чыгарып язу зарур. Тагын бер юл бар - 23-25ләрендә исәпләгечләрнең күрсәткечен телефон аша Бердәм исәп-хисап үзәгенә аерым хәбәр итәргә дә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТСЖ ЕРЦ "Коммунальник" ТСЖсы Нурлат шђџђре башкарма комитеты