Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Халыкны ниләр борчый

Шәһәрнең 1нче мәктәбендә үзәк микрорайон халкы белән очрашуда район башлыгы Наил Шарапов үз чыгышын икеяклы сөйләшү рәвешендә алып барды.

-Быел февраль азагында узачак район Советы утырышы алдыннан очрашуларны халык сорауларына җавап формасында үткәрергә булдык, - диде. Чыннан да, мондый очрашуларны халык көтеп ала. Бу көнне очрашуга килүчеләрнең район башлыгына җиткерәсе үтенечләре шактый иде. Тельман, Маслозавод, Степан Разин һәм башка урамнардагы йортларның түбәләреннән су үтә, соңгысында инде стенадагы ярыклар да өстәлгән. Көньяк-Көнбатыш микрорайонда юл мәсьәләсе, шәһәр урамнары буйлап өерләре белән этләр йөрүе, үзәк микрорайонда су проблемасы, инвалидларны торак белән тәэмин итү... Район башлыгы алда телгә алынган проблемалар буенча махсус комиссия эшләячәген хәбәр итте. Торакка кагылышлы сүзләр бу көнне шактый яңгырады. Сүз дә юк, 35 ел ремонт күрмәгән йортлар җитәрлек әле шәһәрдә. Әнә, 4 ел гамәлдә булган капиталь ремонт программасы чорында 85 йорт ремонтланган. Район башлыгы үз чыгышында капиталь ремонт, гомумән, районда барган төзелеш эшләренә җентекле итеп тукталды, алдагы елларга планнар белән дә уртаклашты.
Чарада катнашкан Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча РФ Федераль службасының республика идарәсе начальнигы урынбасары Илдар Маннапов соңгы елларда актуаль тема булган наркоманиягә каршы көрәш мәсьәләләренә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат њзђк мкирорайон очрашулар