Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Хәлдән чыгуның запас юлы юк

    Кайчандыр Нефтьчеләр урамындагы ике катлы малосемейка яшь нефтьчеләр гаиләләре барлыкка килү урыны иде, дип әйтергә мөмкин.

    Уртак кухняларда аш пешергәннәр, коридорларда балалар тавышы тынып тормаган, кечкенә өч тәгәрмәчле велосипедлар, бала арбалары керү юлында фойеда ук торган. Хәзер исә бөтенләй башка күренеш монда.
    Хәзер инде мансард төзү аркасында өч катлыга әверелгән бина чын ташландык хәлдә: коридорда стеналар кубып беткән, яшелчә саклау тартмалары чүп контейнерларына әверелгән, электр үткәргечләре асылынып төшкән, искиткеч авыр ис, пычрак... Һәм шундый йортта кешеләр яши, балалар үстерә, аларда матурлык хисләре тәрбияләргә тырыша. Өченче каттагы мансардага урамдагы баскычтан күтәреләсе. Биредә карны кыш буена да чистартмаганнардыр диярсең, басмаларда калын боз хасил булган. 13 фатирда яшәүчеләргә көн саен шундый тимер баскыч буйлап менеп төшәргә туры килә. Коридорда караңгы, әллә фанерадан, әллә картоннан ясалган түшәм электр үткәргечләре кебек үк салынып төшкән.
    Илгиз Хөсәенов биредә 2002нче елдан бирле яши. Коммуналь хезмәтләр - электр, су һәм, әлбәттә инде, агымдагы һәм капиталь ремонт өчен вакытында түли. Мисал өчен, ноябрьдә капиталь ремонт өчен 158 сум 50 тиен, агымдагысы өчен 51 сум 35 тиен түләгән. Тик аңа моңа кадәр сылаучы-буяучыларны гына күрергә насыйп булмаган. Коридор гына булса бер хәл әле, гаҗәпкә калдырырлык тагы бер нәрсә бар - запас чыгу юлы. Ул эчке яктан караганда, ишеге шунда яшәүчеләрнең иске әйберләре белән капланган булса да, бар да кебек, ә менә аның аша тышкы якка һичничек чыгып булмаячак. Бикләнгән ишек артында балконга охшаган нәрсә бар, әмма култыксалардан башка гына... Әлеге корылманың 5 метр биеклектә нинди запас чыгу юлы булып хезмәт итәсен күз алдына китерәсезме?
    Наталья Еремеева бу йортта туганнан бирле яши, хәзер инде үзе яшь әни ул. Димәк, биредә инде өченче буын яши. Әмма шул еллар эчендә йортка газ да кертелмәгән, кешеләр электр үткәргечләре ышанычсыз була торып, электр плитәләреннән файдаланалар.
    - Йортка мансарда төзегәч, стена китә башлады сыман. Җылыту радиаторлары кайнар булуга карамастан, фатирда салкын, - ди яшь әни.
    Йортның тагы бер проблемасы - төрле кешеләрнең җыелу, спиртлы эчемлекләр эчү, тавышлану урынына әверелгән фатирлар. Ә кемнәрдер коридордагы агач ларекларда чүп яндырып шаяра. Мисал өчен, бер почмакта гына да шундый биш тартма санадык, чүпрәк-чап-
    рак, тәмәке каплары һәм башка чүп-чар белән тулы алар. Участковый биредә була үзе, әмма хәл барыбер үзгәрми.
    - Бездә чын башбаштаклык, - ди икенче катта яшәүче Светлана Порфирьева. - Кайчандыр техничкалар җыештыра иде, әмма озак тоткарланмыйлар. 1999нчы елда косметик ремонт ясаганнар иде, агарттылар, буядылар, безнең катта идәнгә плитә түшәделәр. Файдасы гына булмады. Хәзер боларның барысына да күз яшьләрсез карап та булмый. Фатирларда суык, стеналарда ярыклар, юеш. Бер тапкыр бер әни май радиаторы эшләп торган фатирында баласын калдырып киткән булган, янгын чыкты. Күршеләрнең берсе көч-хәл белән генә баланы коткарып кала алды.
    Янгыннар шырпыларны, тәмәкеләрне сүндермичә ташлау аркасында да, кыска ялганыштан да килеп чыгарга мөмкин. Йортта 60 фатир, һәм һәркайсында, газ булмаганлыктан, җылыткычлардан тыш, электр плитәләре дә кабызалар. Һәм янгын чыга калса, биредә нәрсә буласын күз алдына китерүе дә кыен. Чөнки йортта бер генә запас чыгу юлы да юк бит. Кайчандыр беренче катта икәү булалар алар, әмма икенче катка менә торган баскыч астындагысына вентильләр куйганнар һәм ишекләрне ныгытып бикләгәннәр. Коридор башындагы икенче запас чыгу юлы шулай ук ачылмаслык итеп томаланган.
    - Мин төрле елларда берничә тапкыр район башлыкларына да мөрәҗәгать иттем, биредә архитектор да, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе дә булдылар, әмма хәл үзгәрмәде. Хәтта капиталь ремонт программасына да кертмәделәр. Биредә яшәүчеләр электр үткәргечләрен үзләре алмаштыралар, - дип аптырый күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Николай Захаров.
    Кешеләр төрле хәлләргә күнегә, диләр. Бу йортта яшәүчеләр дә антисанитариягә дә, суыгына да, газы булмауга да, күршеләр белән санузелны бүлешергә туры килүенә дә күнеккәннәр инде. Һәм көннәр үтү белән без берәүгә дә кирәкмибез, дигән фикер ныгыганнан-ныгый бара аларда.
    - 2008нче елдан бирле бу йортны капиталь ремонт программасына керттерер-гә йөрим. Әмма һаман бернигә дә ирешә алганым юк әле. Күптән түгел янә шәһәр башкарма комитетының яңа җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллинга бардым, янгын сүндерүчеләр, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Карама белән сөйләштем... Биредә яшәүче кешеләр кызганыч, - ди ТКХ идарәче компаниясе директоры Мидхәт Вәлиев. Йорт аларның балансында тора икән. Район башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлегендә безгә йортның озак вакытлы капиталь ремонт программасына кертелүен хәбәр иттеләр, әмма берәү дә аның вакытын әйтмәде.
    - Проблема турында бар да белә, әмма аннан котылу юлы һаман хәл ителмәгән әле. Ә йортны тиешле торышка китерү мөмкинлеге табылганчы, ул һаман да шулай цивилизациясез - ватык тәрәзәләр һәм ишекләр, куптарып ташланган идәннәр, асылынган үткәргечләр белән яшәр әле, мөгаен. Ә биредә яшәүчеләрнең мондый тормыштан чыгу өчен запас юллары юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: