Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Хәрби комиссариат беренчеләрдән булып өмәгә чыкты

Шәһәребез санитар икеайлык чорында гына түгел, ел дәвамында чиста булырга тиеш, дип саный хәрби комиссариит хезмәткәрләре. Һәм бүлек коллективы чәршәмбе көнне үк беренчеләрдән булып өмәгә дә чыкты.

Территориядәге чүп-чарны җыйдылар, бордюрларны, газоннарны тәртипкә китерделәр. Ә аннан бүяу эшләре тотындылар. Көннәр җылыта төшкәч, участокларына чәчәкләр утыртырга да планлаштыралар, әле.
Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә үз территорияләрен җыештырмаган гражданнар һәм вазифаи, юридик затлар штрафка тартылырга мөмкин. Штрафларның суммалары да шактый саллы: гадәти гражданнарга - 2-3 мең, вазифаи затларга 15-30 мең, юридик затларга 200-500 мең сумга кадәр. Шәһәрнең чисталыгын исә, Россия МВДсының Нурлат районы бүлегенең участок уполномоченныйлары да, җирле үзидарә органнары да контрольдә тота икән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хђрби комиссариат Россия МВДсы

2
X