Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

ИШЕГАЛЛАРЫ ЯҢАРА

Шәһәрдә ишегалларын яңартуга биш ел инде кул тимәгән булган икән. Шәһәрнең Дружба урамы, 60-66 һәм 69-79 йортлары ишегалларында бу көннәрдә техника гөрелтесе иртәдән кичкә кадәр тынып тормый: биредә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Подрядчылар - "Алексеевскдорстрой" оешмасы прорабы Александр Ефимовка башкарасы төгәл эш күләме билгеле инде: 4,5 мең кв. метрда ике...

Шәһәрдә ишегалларын яңартуга биш ел инде кул тимәгән булган икән.
Шәһәрнең Дружба урамы, 60-66 һәм 69-79 йортлары ишегалларында бу көннәрдә техника гөрелтесе иртәдән кичкә кадәр тынып тормый: биредә капиталь төзекләндерү эшләре бара.
Подрядчылар - "Алексеевскдорстрой" оешмасы прорабы Александр Ефимовка башкарасы төгәл эш күләме билгеле инде: 4,5 мең кв. метрда ике катлы асфальт түшисе, шул исәптән аның автостоянка буласы 1 мең кв. метрына "яңа юл киеме", ягъни нигездән башлап саласы була; моннан тыш 1300 метрда бордюр ташлары да яңартылачак. Әлеге эш күләмен 3 атна дигәндә башкарып чыгарга ниятлиләр юлчылар. Әлбәттә, һава шартлары кыенлык тудырмаса, чөнки алексеевскилылар кебек технологияне җиренә җиткереп юл салучылар һава торышы 5 градус җылылыктан түбән булганда, өске катламны салу өчен өстәмә каток кирәклеген дә истә тоталар. Ә үзләреннән торганын кыенлыксыз башкарасыларына шикләнмәскә мөмкин. Аларның бит инде Нурлат районында эшләп күрсәткәннәре бар. Менә хәзер дә бердәм булып эшкә керештеләр: 4 берәмлек авыр техника-экскаватор, автогрейдер, каток, ресайхлер асфальт түшәү өчен нигезне әзерләделәр. Аннан соң аларны 15ләп кешедән торган асфальт салучылар бригадасы алыштырды. Эш төгәл график буенча бара: иртәнге 7дән кичке 6га кадәр техника гөрелтесе тынып тормаса да, йортта яшәүчеләрнең тавышка эчләре пошмый.
- Эшләсеннәр генә, бигрәк йортыбызда атлап йөрерлек тә калмаган иде бит. Кая карама-анда машина тора. Ә хәзер әнә, күрәсезме, автостоянка ясарга ниятлиләр, - ди олы яшьтәге ханым буласы үзгәрешләргә сөенеп.
- Улыбыз башлангычта укый, йорттан пычранмыйча кайтып керә алганы юк иде. Юлларыбызның яхшыруын түземсезлек белән көтәбез, - ди яшь әни сүзгә кушылып.
Әлбәттә, үз йортларында шундый үзгәрешләр булуына кем дә сөенер иде. Әмма шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Зәйдуллин әйтүенчә, соңгы тапкыр шәһәр йортларында мондый төзекләндерү эшләре 2008 елда капиталь ремонт үткәрелгән йорт ишегалларында үткәрелгән булган икән. Быел да шәһәр урамнарында байтак ремонт эшләре үткәрелсә дә, йортларга кул җитми торган. Һәм, ниһаять, район җитәкчелегенең бу йортларда шундый күләмле эшләр кузгатуы киләчәктә ишек алларын төзекләндерү юнәлешендә дә эшләр башланачак, дигән ышаныч бирә. Ә беренче башлангычның аеруча сыйфатлы, җиренә җиткереп башкарылуы аерым контрольдә: халык уңайлыгы өчен ниятләнгән эш халык канәгатьләнерлек итеп үтәлергә тиешлеге табигый ләбаса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат двор